(16 января 2018) Татарлар белән төрекләрне берләштергән кыйммәтләр бихисап һәм бу рухи, милли тормышта да, тарихта да чагыла. Моның өчен Йосыф Акчура, Садри Максуди кебек татарның күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләренең Төркия үсеше өчен җан атып йөрүләрен генә искә төшерү дә җитәдер.
Хәзерге вакытта Татарстанның икътисадына күз салсак та, бездәге читтән кергән инвестицияләрнең шактые солтан иленнән килүен күрербез. Татарларның яшәргә Төркиягә китүе, төрекләрнең киресенчә, безгә килүе дә һичкемдә гаҗәпләнү хисе уятмый. Чөнки бу ике милләт күптән тугандаш халыкларга әйләнгән инде. Сәхифәбезнең герое да язмышын Казан белән бәйләгән төрек егете – Рәшит Дженк.
1999 ел. Төркиянең Афьонкарахисар шәһәрендә (Бу шәһәр Төркиянең Конья, Эскишехир, Кютахья, Ушак, Бурдур кебек дәүләт берәмлекләре кисешкән чатта торуы белән кызыклы. Аның киңлекләрендә Эгей һәм Кара диңгезләрнең бассейннары урнашкан. Шулай ук күп урынын акмый торган Акшехир тоз күле алып тора, – авт.) туып үскән Рәшит Дженк урта мәктәпне тәмамлаганнан соң алга таба укуын дәвам итү өчен чит илгә китү ягын чамалый башлый. Германиядәге туганы үзе янына килергә кыстаса да, Аурупада виза алу авыр, тормыш кыйммәт, укыган өчен дә саллы гына түлисе була, дип егет Русиядәге югары уку йортларын барларга керешә. Озак эзләнгәч, Чуашия дәүләт университетында туктала һәм Чабаксар шәһәренә килеп төшә. Белем – бәхет, гыйлемсез дөнья ләхеткә тиң, дип, Рәшит тәрҗемәче булырга, урыс телен өйрәнергә ниятли. Ә тел – ул дәрья, телләр белгән кеше илләр белгән дигән сүз. Героем да, биш ел гыйлем ипие кимергәч, татарларның мәркәзе – Казанга юл тота. Уку дәверендә бу якларны шултиклем ярата ул, кире Төркиягә кайтып китү турында уйлап та карамый. «Студент елларында каникулларда Казанга кесә чыгымнары өчен булса да дип акча юнәтергә килә идек. Бу шәһәрне шул чагында ук яраттым, – дип сөйли Рәшит. – Бирегә күченгәч, бер-бер артлы тәрҗемә эшенә заказлар да табылды. Кайда төзелеш, кайда кафе-ресторан өлкәсендә сөйләшүләр алып барганда урысча белмәгән милләттәшләремә партнерлары белән аңлашырга, рәсми кәгазьләр тутырырга, килешүләр төзергә булыша башладым». Мондый эшлекле әңгәмәләр хәтта министрлар дәрәҗәсендә уза. Рәшит элеккеге төзелеш министры Марат Хөснуллин белән очрашуын әле дә тәэсирләнеп бәян итә. Шулай булмыйни, гади эшче гаиләсендә тәрбияләнгән егет чит илгә китеп хөкүмәт даирәсендә сөйләшүләр алып барсын да ничек хис-кичерешләрен яшереп калсын инде. Рәшиткә язмыш әнә шулай кирәкле вакытта һәм тиешле урында элемтәләр урнаштырырга мөмкинлек тә бирә. Берничә ел тәрҗемәче булып йөргәннән соң җәмәгать туклануы тармагына эшкә күчә, аны бер кафеның җитәкче урынбасары итеп куялар. Бераз тәҗрибә туплагач, тәвәккәлләп, үз кәсебен ача. Кыюлык – адәм баласының канаты, диюләре хак. Рәшитнең дә кыюлыгы һәм тырышлыгы үзенекен ала. «Софра Кебаб» кафесы тиз арада мөселман яшьләре яратып йөри торган урынга әйләнә. «Софра» – табын, «кебаб» утта кыздырылган ит дигәнне аңлата. Кафеның төп ризыкларыннан берсе дә – учакта кыздырылган ит», – ди танышым.
Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына дигәндәй, танышым булачак хатыны Рәүфәне җәмәгать туклану урыны ачу турында хыялланып йөргәндә очрата. Пермь ягыннан Казанга укырга килгән татар кызы кафега эшкә урнаша. Ике арадагы дуслыктан бик тиз кайнар мәхәббәт бөреләнә. Өйләнгәч, кайвакыт Рәшитнең күңелен бимазалаган бәлки кан-кардәшләрем янына кайтып китәргәдер, дигән шикле уй да тәмам эреп югала. Төрек егетләренең Русия кызларын үз итүләре, аларга өйләнергә теләүләре сер түгел. Рәшит үзенең мисалында моны очраклы хәл, күкләрдә язылган никах, ди. Ни өчен милләттәш ир-егетләренең безнең кызларны ошатуын исә аңлатып бирә алмады. Әйе, күңелеңә мәхәббәт кошы кунса, акыл йөрәккә буйсынудан туктый шул. Шуңа да, танышым әйтмешли, иң мөһиме – никахлар гомерле булсын дип юрыйсы гына кала. Рәшит һәм Рәүфә Дженк гаиләсендә алма кебек ике кызлары Гөлсем белән Гөлшат үсеп килә. Татарча да матур яңгырасын, төрекчәгә дә аваздаш булсын дип, сабыйларга исемне бергә сайлаганнар. Кызларның олысы быел беренче сентябрьдә Казанның Ф. Аитова исемендәге уникенче кызлар гимназиясенә укырга барырга әзерләнә.
«Балалар монда тугач, аларның тамырлары биредә дип әйтергә хакыбыз бар, – дип дәвам итә танышым. – Үзебезне дә Татарстан кешесенә әйләндек дип саныйм. Ияләштек, җайлаштык, күп кенә авырлыклар, тулай торактагы кечкенә генә бүлмәгә сыенган, аннары фатир яллап торган авыр чаклар артта калды. Ипотекага алынган булса да, үз оябыз бар һәм шуңа куанып көн күрәбез. Баштагы мәлдә телне камил белмәү, дуслар юклык, кем белән киңәшергә икән дип аптырап йөрү дә уңайсызлык тудыра иде. Бүгенге көндә танышлар артканнан-арта. Биредәге төрекләр белән генә түгел, ә татар, урыслар арасында да дусларыбыз күп. Татарстанның халык артисты, җырчы Искәндәр Биктаһировлар гаиләсе белән гел күрешеп торабыз, улы Сәйдәш, төрекчә әйтсәк, аркадашым. Янәшәңдә шундый ачык, киң күңелле затлар барда, үзеңне ничек ялгыз хис итәсең?»
Берничә ел элек Төркия чигендә безнең ил хәрби очкычы бәрелеп төшерелгәч, ике мәмләкәт арасындагы мөнәсәбәтләр шактый киеренкеләнде. Шул мизгелләрдә дә Рәшит авырлык сизмәвен, туган ягына күченү теләге тумавын әйтә. Әйе, агач кайсы якка кыек булса, шул якка авар. Адәм баласы да нәкъ шулай: зәгыйфь ягы аны упкынга илтә. Моңа юл куймас өчен шул җитешсезлекне вакытында күреп алып төзәтергә кирәк. Бу уңайдан Рәшитнең «тузмас киеме» – акылы да, «корымый торган коесы» – гыйлеме дә бар. Өстәвенә, төрекләр белән татарларның тел охшаш, дин дә бер, бәйрәмнәр дә уртак. Танышымның иң яраткан бәйрәме – ураза гаете. Көне буе ашамый-эчми торганнан соң авыз ачарга ифтарга җыелгач, анда кичергән ләззәтне, ризыкның тәмен сүз белән аңлатып бирә алмый. «Бөтен арыганнар юылып төшә, кәеф күтәрелә. Бала чактан ук ураза тотам һәм тәмен елдан-ел ныграк тоям», – дип тәэсирләнеп сөйли ул рамазан турында.
Гаиләдә өч телдә аралашлар. Татарстанда яшәгәч, хәләл җефете дә татар милләтеннән булгач, күбрәк татарчага өстенлек бирәләр. «Безнең телләр охшаш бит, шуңа да татарчага өйрәнү җиңел булды. Хатынымның туган ягына авылга кайткач та татарча сөйләшергә туры килә. Ә сала, андагы рәхәтлек турында сәгатьләр буе гапләшергә әзермен. Анда бит йокы да татлырак. Авылның токмачлы ашы, өчпочмак, төрледән-төрле пирог – һәммәсе телне йотарлык. О, ул мең сихәт бирә торган мунча! Ә саф сулы чишмә! Җир астыннан чип-чиста, саф су бәреп чыксын да, ничек хәйран калмыйсың?! Төркиянең мин үскән төбәгендә андый сулыклар бөтенләй юк. Чишмәләрне беренче мәртәбә монда күрдем».
Эш мәшәкате белән авылга сирәк, елга бер мәртәбә генә кайталар икән. Төркиягә дә шулай. Тик ике атналык ял вакытында диңгездә ял итәргә дә өлгерәләр. «Туганнар яныннан тагын бер ел читтә яшәргә җитәрлек көч-куәт җыеп киләбез», – ди Рәшит. Биредә инде, билгеле, күп вакыты эштә уза. Шулай да, җаен табып, балалары белән еш кына Кол Шәриф мәчетенә, зоопаркка баралар, Камал театры спектакльләрен яратып карыйлар, андагы кайбер артистлар белән якыннан аралашалар. Ә менә туганнарының Казанны әлегәчә күргәннәре юк, Татарстанга килергә хыялланалар гына. Кардәшләре татар кызына өйләнгәч, безнең мәдәнияткә кызыксынулары арткан. Рәүфәне исә беренче күрүдә үк үз иткәннәр. Әти-әнисе, өч бертуганы гына түгел, башка кардәшләре дә «кызның асылын эләктергәнсең» дип, Рәшиткә мактау сүзләре ирештергән. «Мин – нәселебездә башка милләт кызына өйләнгән бердәнбер кеше. Ике ир туганым да төрек кызларына өйләнде, апа да үз милләтебез кешесендә кияүдә», – дип елмая бәхетле ир.
Төрек танышым иҗади җанлы кеше дә булып чыкты әле. Шигырьләре студент чагында, чуаш теленә тәрҗемә ителеп, журналда басылган хәтта. Хәзер инде дөнья матавыгы белән иҗат онытылды дип авыр суласа да, хәләл ризык тәкъдим итүләре белән мөселман халкының ышанычын яулый алуларына эчкерсез шатлана. Эшкуарның максаты акча эшләү булырга тиеш түгел, ди басым ясап. «Малтабарлык бит табыш китерү чарасы гына түгел, ә иҗат кебек күңелгә рәхәтлек алу чыганагы да, – ди Рәшит. – Безнең туклану урыннарына кергән кунаклар канәгать калсын, сөенеп китсен дип тырышам. Ә акча, табыш – үзе дә килә». Шундый ният белән яшәгәнгәдер, Рәшит Диния нәзарәте уздырган хәйрия чараларында да теләп катнаша: ураза аенда «Зәкять» фонды белән берлектә ифтар мәҗлесләре уздырсалар, айга бер мәртәбә һәр җомга шәһәрнең «Колхоз базары» янында мескен-мохтаҗларга ризык тараталар. Еш кына ятим балаларны кафеларына чакырып кунак итәләр. Яхшылык җирдә ятмый, диләр. Төрек егетенең дә Татарстанда кылган игелекләре эзсез калмас дип ышанабыз.