(19 февраля 2015) Tөркия — РФ Татарстан Республикасы арасында мәдәни күперләр — 12 нче бүлек
Муса Акъегетзадә (1865-1923)
1865 нче елның 3 нче декабрендә Пенза губернасының Чембар (хәзерге Белинский) шәһәрендә дөньяга килә. Акъегетзадә башлангыч белем алуын бабасының авылы Мачалидагы мәдрәсәдә дини белемнәрне һәм татар телен үзләштерү белән башлый. 1884-1888 нче елларда Кырым, Казан һәм Пенза шәһәрләрендә яши, Исмәгыйл Гаспралы бастырган «Тәрҗеман» газетасы редакциясендә эшли. Югары уку йортында уку өчен Исмәгыйл Гаспралының ярдәме белән 1888 нче елда Истанбулга килә һәм Мәктәбе Мөлкияне (дәүләт учреждениеләрендә эшләүче хезмәткәрләр хәзерләүче мәктәп) 1891 нче елда тәмамлый. 1892 елның гыйнвар аенда Мәктәбе Хәрбиягә (Хәрби мәктәп) рус теле һәм икътисад мөгаллиме итеп билгеләнә. Моның белән бер рәттән Таможня идарәсендә дә эшли. 1908 нче елда II Конституция игълан ителгәнчегә кадәр вазыйфаларын башкаруын дәвам итә. Конституция игълан ителгәннән соң «Мәтин» исемле газета чыгара.
1910 нче елдан башлап Империянең төрле төбәкләрендә дәүләт хезмәтендә эшли. 1916 нче елның сентябрендә җитди авыруыннан соң Истамбулга кайтырга мәҗбүр була. 1923 нче елда үлеменнән алда күпмедер вакыт Истамбулның Сөләймания китапханәсе мөдире була. 1923 нче елның 6 нчы сентябрьдә вафат була.
Türkiye-RF Tataristan Cumhuriyeti Kültür Köprüleri-XII
Musa Akyiğitzade (1865-1923)
3 Aralık 1865’te Penza idari bölgesine bağlı Çembar’da (Belinsk) doğdu. Akyiğitzade, ilk eğitimine dedelerinin köyü olan Maçalı’daki Tatar medresesinde dini bilgiler ve Tatarca öğrenmekle başladı. 1884-1888 yıllarında Kırım, Kazan ve Penza gibi şehirlerde bulundu, Gaspıralı İsmail Bey’in yayımladığı Tercüman gazetesinde çalıştı. Üniversite öğrenime devam etmek üzere Gaspıralı İsmail Bey’in teşvikiyle 1888’de İstanbul’a gitti ve Mekteb-i Mülkiyye’den 1891’de mezun oldu. Ocak 1892’de Mekteb-i Harbiyye’ye Rusça ve iktisat hocası olarak tayin edildi. Bunun yanısıra Gümrük İdaresi’nde de görev aldı. 1908’de II. Meşrutiyet’in ilanına kadar görevlerine devam etti. Meşrutiyet’in ilanından kısa bir süre sonra Metin adıyla bir gazete yayımlamaya başladı.
1910’dan itibaren İmparatorluğun çeşitli bölgelerinde memuriyet görevine devam etti. Eylül 1916’da ağır bir hastalık geçirince İstanbul’a dönmek zorunda kaldı. 1923’te ölümünden önce kısa bir süre İstanbul’da Süleymaniye Kütüphanesi müdürlüğü yaptı. 6 Eylül 1923’te hayatını kaybetti.
Подготовила Эльвира Галимарданова
Информационный центр.