Төркия премьер-министры Әхмәт Давутоглу бүген 34 илдән 250ләп баланы кабул итте. Элекке еллардагы кебек балалар үзләрен хөкүмәттәге төрле министрлар урыннарында сынап карады.
«Дөньяда тынычлыкны бары тик балалар ярдәмендә урнаштыра алабыз. Балалар дөньясында ялганга омтылыш юк. Бары тик гаделлек һәм самимилек бар», диде Давутоглу.
23 апрель Милли бәйсезлек көнен балалар белән бәйрәм итү гадәтен Төркия җөмһүриятенә нигез салган Мостафа Кемаль Ататөрк кертте.
Быел Төркиянең төрле шәһәрләрендә узган бәйрәм чараларына 44 илдән 1100дән артык бала чакырылган, дип хәбәр итә Төркия мәгълүмат чаралары. Алар арасында Татарстан белән Башкортстанннан иҗат төркемнәре бар. Элекке еллардагы кебек балалар бу көннәрдә гаиләләрдә яшәп Төркиянең гореф-гадәтләрен өйрәнә, яшьтәшләре белән бергә төрле мәдәни һәм күңел ачу чараларында, телевидение проектларында катнаша.